САБАНЫҢ «САБАЛЕТА» ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ «ӘЙДӘ ШАЯРТ»КВН ТАТАР ЛИГАСЫНЫҢ 1/2 ФИНАЛЫНА ҮТТЕ.

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

САБАНЫҢ «САБАЛЕТА» ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ «ӘЙДӘ ШАЯРТ»КВН ТАТАР ЛИГАСЫНЫҢ 1/2 ФИНАЛЫНА ҮТТЕ.

Кичәге чара чын юмор һәм талант бәйрәменә әверелде! «Сабалета»командасы, "Әйдә Шаярт" татар КВН лигасының ярымфиналына чыгып, үзләренең чын осталыкларын  күрсәттеләр.

Аларның чыгышы шулкадәр мавыктыргыч һәм күңелле  булды.Тамашачылар рәхәтләнеп көлде, һәр чыгышны озак алкышларга күмде. Һәр номер уйланылган, ә шаяртулары үткен ,кызыклы иде. 

Фестивальдә катнашучы командыларны: «Әйдә Шаяр»татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдиев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Җәвит Шакиров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов, чараларны алып баручы, юморист Артур Сабиров бәяләделәр.

Без районыбызда сәхнәгә чыгарга һәм үз сәләтләрен күрсәтергә курыкмаган ,талантлы егетләр - кызлар булуы белән горурланабыз.

«Сабалета» командасын җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә юмор һәм иҗат дөньясында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International