Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның тормыш иптәше Физия Корбан кызы янында булып кайттылар. Очрашу вакытында шагыйрьнең кулъязма истәлекләре, шәхси китапханәсе белән танышып, тарихи фоторәсемнәр, шигырь китаплары, истәлекле бүләкләрен барладылар.