Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары

2024 елның 4 октябре, җомга

 1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

  3 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы тәбрикләде, шулай ук ООО "Лукоз Саба" җәмгыяте җитәкчесе Гарипов Рәзил Наил улы да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы сөйләшүләре белән, яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләрен күреп сокландык.

 Бәйрәм җылы, күңелле шартларда узды. 

Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән “Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И. Әхмәтҗановка һәм «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Р.Н. Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International