«Буш вакытыңны ничек дөрес файдаланырга»дигән әңгәмә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Безнең заманда тормыш тиз ритмда уза.Без вакытны бигрәк тә кадерлибез, чөнки аны мөһим һәм әһәмиятле эшләр белән тутырырга омтылабыз. Һәр минут исәптә. Шуңа күрә, буш вакыт барлыкка килгәч, без аны аеруча кадерлибез. 28 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Буш вакытыңны ничек дөрес файдаланырга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты: балаларның мавыгулары турында белү, аларның буш вакытларын дөрес файдалану турындагы белемнәрен киңәйтү.  Балалар өчен буш вакытны нәтиҗәле файдалану турында видеоматериал һәм презентация әзерләделәр һәм күрсәттеләр. Әңгәмә барышында катнашучылар үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр һәм «Мавыгулар агачы» төзеделәр, анда яфрак формасында файда китерә торган мавыгуларны гына сурәтләделәр.Алар бу вакытны ничек файдалы итеп уздыру мисаллары белән уртаклаштылар.Чара ахырында без каралган материал турында сөйләштек һәм буш вакытыбызны ничек уздыруыбыз турында сөйләштек. Иң мөһиме, буш вакыт – сезгә ошаган нәрсә белән шөгыльләнү һәм тормышыгызны тагын да баерак һәм кызыклырак итү мөмкинлеге икәнен истә тоту!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International