"Уңыш - 2024" бәйрәме

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә "Уңыш - 2024" бәйрәме үткәрелде. Китапханәче кабакның килеп чыгышы, Россиядә ничек барлыкка килүе, кабакны безнең бабаларыбыз ничек кулланганлыгы, кабакның сәламәтлек өчен нәрсәсе белән файдалы булуы, аннан нинди ризыклар әзерләп булуы турында сөйләде. Бәйрәмдә өлкән буын актив катнашты. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, мәкальләр җыелды. Авылдашлар бәйрәмгә буш кул белән килмәделәр, чәй эчтеләр, катнашучылар кабактан пешерүнең кулинария рецептлары белән уртаклаштылар. Чарага "Кабак - Көз патшабикәсе"дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International