"Йөрәк белән ишетергә" акциясе

2024 елның 27 сентябре, җомга

Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара саңгыраулар көне үткәрелә.

27 сентябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  социаль педагогы Саба гимназиясенен Беренчелэре белэн "Йөрәк белән ишетергә" дигән акция үткәрде. Әлеге акциянең максаты: ишетү сәләте начар булган кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, уңай психологик мохит тудыру, җәмгыятьтә толерантлык формалаштыру.

Акциядә катнашучыларның барысына да ишетү начараю сәбәпләре һәм ишетүеңне ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International