12 сентябрь көнне Шекше авыл китапханәсендә «Вакытлы матбугат иленә сәяхәт» дип исемләнгән балалар өчен чара үткәрелде. Китапханәче очрашуны сәламләү сүзе белән башлады. Ул вакытлы матбугатның безнең тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйләде: газета-журналларның безгә вакыйгалардан хәбәрдар булырга, дөньяга карашыбызны үстерергә һәм мөстәкыйль фикер йөртүгә этәргеч бирүләре турында сөйләде, шулай ук вакытлы матбугатның мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки вакытны кызыклы үткәрүнең менә дигән ысулы да була алуын билгеләп үтте. Аннары китапханәче балаларга вакытлы матбугатның төрле төрләрен карарга тәкъдим итте һәм аларның һәрберсе турында җентекләп сөйләде. Балалар кызыксынып журнал битләрне карадылар, иллюстрацияләр турында фикер алыштылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара азагында оештыручы вакытлы матбугатны даими укырга кирәклеге турында сөйләде, балаларны китапханәгә яңа журналлар һәм газеталар алырга чакырды, шулай ук үзләренә ошаган саннарны өйләренә алып кайту мөмкинлеге турында искәртте. Чара дустанә атмосферада узды, балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр һәм вакытлы матбугат дөньясы турында күбрәк белү теләге калдырды.