Семинар

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Саба район китапханәсендә Республикакүләм методик семинар
5 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә “Экология һәм яшьләр: экологик культураны формалаштыруда китапханәнең роле” республикакүләм методик семинар узды. Республиканың төрле районнарыннан китапханәчеләр килде. Чараны Район китапханәсе янәшәсендәге “Тукай” паркыннан башлап җибәрдек. Г.Тукайның әсәрләреннән әкияти тере күргәзмәләр каршы алды килгән кунакларны. Тукай һәйкәле янәшәсендә, Г.Тукай тормышындагы хатын-кыз образлары сәхнәләштерелде. Җаннарга уелган Тукай чыгышы, беркемне дә битараф калдырмады.
Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде, китапханәнең  тарихы, эшчәнлеге һәм укучылар өчен  булган яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
Семинарның рәсми өлешен Саба районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы ачып җибәрде.
Республика  китапханәләре эшчәнлеге, проектлар, алга куелган планнар буенча  Татарстан Республикасының "Республика яшүсмерләр китапханәсе" директорының инновацион һәм методик эшчәнлек буенча урынбасары Шайтанова Наталья Александровна чыгыш ясады.  
Семинар Республикакуләм Модель китапханәләре вәкилләре чыгышлары белән үрелеп барды.
Семинарның икенче өлеше “Ямьле Саба” яр буенда дәвам итте. Беренче тукталыш “Изге кул” чишмәсе янында булды. Саба ягында үскән файдалы үләннәрдән, чишмә суын эчеп үскән якташ язучыларның китапларыннан күргәзмә белән танышып,  “Таң суы” йоласы белән таныштылар, чишмәнең тарихын белделәр. “Ягүр” чишмәсе янында халкыбызның милли йоласы “Каз өмәсеннән” бер күренеш карап, беразга гына булса да милли татар рухын күзалладылар. “Келтер” чишмәсендә борынгыдан килгән йола “Самавар агарту», “Яшь киленгә су юлын күрсәтү”  күренешләре, татар халкының милли гореф-гадәтләргә тугры калып яшәве  чагылыш тапты.  Семинарның бу милли рухлы өлеше кичке җырлы-биюле уеннар белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International