"Татарстан минем туган илем" - танып-белү сәгате

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда балалар өчен “Татарстан минем туган илем”темасына  презентация карау оештырылды. Музей хезмәткәре Татарстан Республикасы символикасы турында һәм биредә күпмилләтле халыкның дус-тату яшәве турында сөйләде. Һәркемнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте. Татарстан гимнын тыңладылар, байракны карадылар, шәһәр һәм елгаларны искә төшерделәр, шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм композиторлар исемнәрен әйттеләр. Балаларга «Татарстан - минем ватаным» темасы буенча квест бик ошады, алар кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чараның икенче өлеше авылыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларына  багышланды. Аларнын энеләре   фотосурәтләргә карап, алар турында сөйләделәр, калган балалар  үзләрен кызыксындырган   сорауларын бирделәр. Ахырда: «Дуслык зур булса, Ватан нык булыр», - дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International