Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе базасында «Белем сыйфатын үстерүдә математика укытучылары алдында торган төп бурычларны хәл итү юллары» темасына математика укытучыларының секциясе

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында,  20 август көнне,  Байлар Сабасы  гимназиясе  базасында  «Белем сыйфатын үстерүдә математика укытучылары алдында торган төп бурычларны хәл итү юллары» темасына математика укытучыларының секциясе эше үтте.
Педагоглар  укучыларны математика буенча дәүләт имтиханы тапшыруга әзерләүнең актив ысулларын куллану мөмкинлеге; укучыларны тормыш үзбилгеләнүенә әзерләү кысаларында математиканы укытуда заманча алымнар; укучыларның уку-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International