26 июльдән 4 августка кадәр Казан шәһәрендә Талантлылар Университеты базасында балалар өчен «Киләчәк шәһәре һәм иҗат этнологиясе» сменасы узды. Смена кысаларында балалар Татарстан Республикасының әйдәп баручы эксперт-рәссамнары, халык һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, сәнгать белгечләреннән декоратив-гамәли сәнгать, рәсем сәнгате, сәнгать технологияләре буенча иҗади һәм практик дәресләрдә, мастер-классларда катнаштылар. Саба муниципаль районыннан бу мавыктыргыч сменада Иҗат үзәгендә оештырылган “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнүче Шакирҗанова Әдилә һәм Насыйбуллина Алинә катнашты. Кызлар үзләре өчен яңа белемнәр генә алып калмадылар, яңа дуслар табып, күңелле ял итеп тә кайттылар.