Бигәнәй мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре булды. Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Д.Г. Фәтхрахманова аларга рәсем ясау буенча мастер - класс һәм картиналар күргәзмәсе күрсәтте.
20 мартта Уфада 12 яшькә кадәрге малайлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Даниил Попов (Саба-Арена спорт мәктәбе) Татарстан 1 командасы составында бронза медаль яулады.
Даниилны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!