Чәчәкләр һәрвакыт тирә-юньгә матурлык һәм гүзәллек өстәп тора. Моны Байлар Сабасы бистәсенең З.Йосыпов урамы 11 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәучеләр дә яхшы белә. Әлеге йорт территориясендә тудырылган матурлык анда яшәүчеләрнең генә тугел , ә үтеп баручыларның да игътибарын җәлеп итә һәм таң калдыра.