24нче июльдән 26нчы июльгә кадәр Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының VII Республика слеты уздырылды. Әлеге чарада ТРның атказанган урманчысы, урманны саклау һәм яклау инженеры З.Г. Мултанова җитәкчелегендәге Саба районы Лесхоз урта мәктәбе командасы да катнашты. Слет кысаларында Саба муниципаль районының 23 мәктәп урманчылыгы көче белән әзерләнгән, Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни – техник үсеш елына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Киеренке көрәштә безнең команда үзен урман инновацияләре буенча чын белгеч итеп күрсәтте һәм беренче урынны яулады. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм Ватаныбызның урман байлыкларын өйрәнүдә һәм тулыландыруда алга таба да уңышлар телибез.