"Тургай" приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Җылылык бүләк итәм" акциясе

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

           Бүген безнең «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна җитәкчелегендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган «Җылылык бүләк итәм» Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар. Әлеге бәйрәм яшь буынга рухи-әхлакый ориентирлар салучы һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау белән бәйле бәйрәм булып санала. Балалар бу көн белән төрле яшьтәге гаиләләрне котладылар һәм төрле төстәге мәгълүмати буклетлар тараттылар. Әлеге буклет гаиләләр өчен,биредә аларга буш вакытны гаилә белән рәхәтләнеп һәм файдалы итеп үткәрү урыннары тәкъдим ителгән иде. Шулай ук балалар һәрберсенә үз куллары белән җыелган ромашкалар бүләк иттеләр. Чөнки ромашка үзенең гадилеге, назлылыгы һәм чисталыгы өчен Россиядә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” символына әверелде. Ромашка -  җәй, кояш һәм җылылык белән бәйле, шунлыктан ул 8 июльдә билгеләп үтелә торган бәйрәм өчен идеаль символ булып тора.

Тэги: ОСЗ Тургай
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International