«Гаилә» паркында «Алдынгылар хәрәкәте» активистларының «Гитарник» кичәсе узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

  5 июль кичендә Сабаның «Гаилә» паркында «Алдынгылар хәрәкәте» активистларының тере гитара музыкасы кичәсе узды. Әлеге кичәдә яңгыраган чыгышлар, килгән тамашачыларның күңелләренә хуш килде, кичке парк җылы алкышларга күмелде. Гитарачылар музыкаль әсәрләрне югары дәрәҗәдә осталык белән башкардылар. Бәйрәмне педагог-остаз Фәрид Аубакиров җитәкчелегендәге «ПИМА»  ансамбле тагын да ямьләндереп җибәрде.

  Чараның инициаторы булып «Алдынгылар хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе һәм Балалар иҗаты үзәге тора.

  Музыкантларга, җырчыларга, гомүмән барлык катнашучыларга җәйге матур, күңелле кич өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International