Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган укучылар чыгарылыш тантанасына җыелды

2024 елның 28 июне, җомга

Чыгарылыш тантанасы үткәрү  инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 28 нче июнь көнне “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында  районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.

 Мәктәпне гел “5”ле билгесенә генә тәмамлаган 11нче класс укучыларына  медальләр, 9нчы сыйныф укучыларына кызыл аттестатлар тапшырылды. Район һәм республика күләмендә спорт юнәлешендә, иҗади бәйгеләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашкан укучылар район башлыгының котлау хаты, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район башлыгының бүләге буларак, эстрадабызның талантлы артисты Ильяс Мингазов үзенең төркеме белән матур җырларыннан концерт тәкъдим итте.

   Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

  Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнар аяз, киләчәгегез якты һәм һәркемгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез  сайлаган һөнәрнең остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International