Садыковлар. Халыкара Гаилә көне уңаеннан тантаналы язылышу

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Май аенда Гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм кысаларында, майның матур көнендә Сабада яшь пар никахларын законлы рәвештә теркәде. Бу бәхетле көн белән аларны туганнары, дуслары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады.

17 май көнне Олы Шыңар яшьләре - Ания һәм Фаяз Садыковлар - бәхетле пар туй маршы астында бәйрәмгә узды. Көчле алкышлар, дәртле музыка астында яшь парлар теркәү өстәле янына килделәр, язылышу турында таныклыкка кулларын куйдылар, балдаклар белән алыштылар. Биредә алар өчен барысы да беренче иде: беренче гаилә биюе, беренче үбешүләр, ир белән хатын булу тойгысы...

 

Яшь парларны әлеге тантаналы вакыйга белән Саба район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-аппарат җитәкчесе Марат Кәримов котлады, бүләкләр тапшырды. Шулай ук яшьләребез яшәгән җирлек - Олы Шыңар авыл җирлеге Башлыгы Алмаз Гарипов, Фаяз эшләгән Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы исеменнән Рамил Мөбәрәков та котлаулар җиткерделәр.

 

Без дә үз чиратыбызда яшьләргә мәхәббәт, саулык һәм бөтен гомерләренә җитәрлек бәхет телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International