Юлбат авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International