Кече Шыңар мәдәният йортында Шыңар авылының 500 еллыгына багышланган  шәҗәрә бәйрәме

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

4 майда Кече Шыңар мәдәният йортында Шыңар авылының 500 еллыгына багышланган «Шәҗәрә ул - яшәү тантанасы, сулар һава, туфрак, газиз җир» дигән  шәҗәрә бәйрәме узды. Фойеда тематик күргәзмә оештырылган. Авыл тарихы, аның барлыкка килүе, мөһим тарихи фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр. Чара театральләштерелгән спектакльдән башланды, тамашачылар авылның килеп чыгышы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Бәйрәмгә  Казан шәһәреннәң хөрмәтле кунаклар чакырылды, алар безнең авылның килеп чыгышын билгеләүче Кече Шыңар авылындагы борынгы кабер ташы турында сөйләделәр. Аннары Олы Шыңар авылы шәҗәрәсенең презентациясе белән "Ядкәр"генеалогия үзәге директоры һәм бүлек начальнигы чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чараны үзләренең  матур чыгышлары белән бизәделәр. Бәйрәм бик  кызыклы һәм истәлекле  булып чыкты һәм озак вакыт һәркем күңелендә җылы хатирәләр булып сакланыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International