Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау

2024 елның 26 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мишә авыл җирлеге тыл һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хатыннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Багманов Марат Мансур улы Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International