Ураза бәйрәме алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Хәйрияче ифтары уздырылды.
Дин бүлмәсендә Әхмәт хәзрәт бәйрәм белән котлады һәм вәгазь сөйләде. Балалар бәйрәм традицияләре һәм Ураза бәйрәме турында куп кенә мәгълүмәт белделәр.
Тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен тәмле сыйлар белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Балалар уразадан соң булган авыз ачу шатлыгын белделәр.
Әлеге чараны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә эштә зур уңышлар, нык сәламәтлек, киләчәк тормышта уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телибез.