Хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим бурычларының берсе - функциональ грамоталы шәхес тәрбияләү. Укытучының роле дәреслектәгегә караганда бу мәгълүматны ачыграк, аңлаешлырак, төслерәк итеп җиткерүдә түгел, ә танып белү эшчәнлеген оештыруда, анда төп эшлекле зат булып укучы тора. Укытучы бу эшчәнлекне оештырырга һәм идарә итәргә тиеш. Әлеге эш тәҗрибәсен презентацияләү максатыннан 3 апрельдә Саба муниципаль районының барлык гомуми белем бирү оешмаларында функциональ грамоталылыкны үстерү буенча практик-ориентлы семинар узды. Семинар эшендә методистлар, метод берләшмә җитәкчеләре, барлык мәктэп укытучылары һәм укучылары катнашты. Семинар кысаларында укытучылар дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр, функциональ грамоталылык компонентлары каралды.
Нәтиҗәдә, катнашучылар тагын бер тапкыр һәр дәрестә функциональ грамоталылыкның барлык төрләрен формалаштыру буенча эш барырга тиешлегенә инандылар. Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән тәҗрибәнең практик юнәлешен югары бәяләделәр.