Шахмат буенча районара турнир узды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

28 мартта РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара турнир узды. "Саба-Арена ” укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Заһидуллина Замира-3 урын. Малайлар арасында: Вахитов Бәхтияр - 1 урын, Абдуллин Ибраһим - 2 урын, Давлиев Ислам - 3 урын. Иң яшь катнашучы номинациядә җиңүче булып Мөхәммәтов Ильяс танылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз һәм алга таба яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International