Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде.

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

6 нчы һәм 8 нче март көннәрендә Сабабаш авылы клубында һәм Лесхоз мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде.   Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International