"Шахмат принцессасы" Республика турниры

2024 елның 10 марты, якшәмбе

2024 елның 7 мартында Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка РСШда 2014, 2015, 2016, 2017, 2018 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында биш яшь төркемендә "Шахмат принцессасы" Республика турниры узды. Турнирда Татарстан Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Киров өлкәсеннән 44 шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары бик актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Саба районы командасы составында: Арсланова М.(МБДОУ "Бәләкәч"),Мухаметова С.(МБДОУ "Балачак "),Давлетшина Я. (МБОУ "Гимназия " 1 А),Маликова А.(МБОУ ,, Гимназия" 2 Б), Шакирова М. (МБОУ ,, Гимназия" 2 Г). Арсланова Мадина 2018 елгы кызлар арасында 2 нче урынны яулады. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр, призерлар, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International