Районыбызның 10 гаиләсе «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы буенча торак шартларын яхшыртуга таныклык алды. Программа Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Сертификатларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Рәсих Рәхимҗан улы тапшырды, тапшыруда шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.