2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Шул уңайдан әлеге бәйгене йомгаклап, Гала-концерт оештырылды, җиңүчеләр тәбрикләнде. Финанс - бюджет палатасы 1 урынга лаек булды. Гала – концертта да егет-кызларыбыз бөтен шартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.