«Яңа елда бергә булыйк»

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

 

6 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы һәм Мишә авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасында «Яңа елда бергә булыйк» үзәк чыршы янында күңел ачу чарасы оештырдылар. Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары белән башланды. Аннан соң күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Саба районы халкы бәйрәмдә актив катнашты. Катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнде. Барысы да канәгать һәм яхшы бәйрәм кәефе белән калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International