«Яңа ел белән!»

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яңа ел өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле «Яңа ел белән!» исемле театральләштерелгән программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Отышсыз лотерея үткәрелде. Яшь талантлардан күңелле музыка, яхшы кәеф, кызыклы күренешләр, театральләштерелгән тамаша, кыш бабай, кар кызы һәм аждаһа, куяннар һәм клоуннан котлаулар бәйрәмдә катнашучыларга һәм тамашачыларга ел буена җитәрлек дәрт, көч-куат бирде. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев авылдашларны һәм кунакларны яңа ел белән котлады.   Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар һәм кунаклар, төрле конкурсларда актив катнашып, яңа ел бүләкләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International