«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә атакай Артемий белән очрашу.

2023 елның 30 декабре, шимбә

29 нче декабрьдә Югары Утар балалар интернат-йортына Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә атакай Артемий  килде. Ул инде безнең балалар йортына беренче ел гына килми. Балалар аны шатланып каршы алдылар. Тәрбияләнүчеләр гитарада җырлар җырлаганнар. Бүләкләр бирер алдыннан балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды. Очрашу куңелле булды. Соңыннан балалар кунаклар белән бергә истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International