Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 декабрь конне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабай маҗаралары» иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентацияне, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.