Татарстанда үзмәшгульләргә Яңа ел ярминкәсендә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

2023 елның 16 декабре, шимбә

Татарстанның үзмәшгульләрен «Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсендә катнашырга чакыралар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «минем бизнес» үзәгеннән «кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгульләр Яңа ел алдыннан шушы якты чарада катнаша алачак.

«Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсе 2023 елның 22-24 декабрендә Казан үзәгендә узачак.

Гаризаны РФ МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин https://мсп.рф/.

Заявка бирү һәм башка детальләр турында 7 (843) 524-90-90 кайнар линиядә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International