Татарстанда үзмәшгульләргә Яңа ел ярминкәсендә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

2023 елның 15 декабре, җомга

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Я и есть Татарстан» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак.

Республика башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Камал театры янында өч көнлек Татарстан үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак. Бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында бөтен республикадан үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре, шоколад, милли колоритлы бизәнү әйберләре һәм киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итәчәк.

Республиканың Төбәк үзенчәлеген чагылдырган үзмәшгуль продукциясен алга сөрү өчен, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ел саен «Я и есть Татарстан» бренды астында масштаблы ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Алар өчен катнашу бушлай.

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы гамәлдә булган 5 ел эчендә республикада 299 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм илдә 5 нче урында тора.

Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика бизнеска ярдәм итү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары микрозаймнар, күргәзмәләрдә катнашу, продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны РФ МСП цифрлы платформасында калдырырга мөмкин https://мсп.рф/. Хезмәт «Минем бизнес» үзәге үткәргән күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслаудип атала.

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International