Яңа кадастр бәясе 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланылачак

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Яңа кадастр бәясе 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланылачак

Агымдагы елда объектларны күпләп яңадан бәяләү Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелде. Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, республика территориясендә 2 817 079 объектка карата массакүләм бәя бирелгән. Дәүләт кадастр бәяләмәсенә биналар, корылмалар, төзелеп бетмәгән объектлар һәм машина кую урыннары каралган. Ноябрь аенда аның нәтиҗәләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 3140-р номерлы боерыгы белән расланды.

"Татарстанда капиталь төзелеш объектларын чираттагы Дәүләт кадастр бәяләве тәмамланды. Бүгенге көндә 2,8 миллионнан артык күчемсез милек объектының кадастр бәясе билгеләнгән. Элегрәк, 2022 елда, 1,7 млн.җир участогы дәүләт кадастр бәясе үткәрелгән иде. Закон буенча дүрт елга бер тапкырдан да сирәгрәк массакүләм бәя бирү каралган», - дип төгәлләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.

Росреестр тоткан күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кадастр бәясе турында мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Роскадастр кертәчәк. Ведомство директоры Артем Костин аңлатуынча, әлеге мәгълүматлар ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә кабул ителгән көннән алып 15 эш көне эчендә кертелә.

Кадастр бәясен Росреестрның онлайн-сервислары ярдәмендә белергә мөмкин: җәмәгать Кадастр картасы ,lline режимында күчемсез милек объектлары буенча Белешмә мәгълүмат һәм дәүләт кадастр бәяләмәсе мәгълүматлары фонды. Эзләү системасында объектның кадастр номерын кертү җитә. Шулай ук әлеге мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында Дәүләт кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләре бүлегендә дә бар.

Татарстан Росреестрында аңлаттылар, 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә (шул исәптән капиталь төзелеш объектларында) кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау мәсьәләләре белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршында төзелә торган комиссия шөгыльләнәчәк.

"Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре аларның хокукларына һәм бурычларына кагылса, юридик һәм физик затлар бәхәсләшә ала. Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре комиссиядә яки судта күчемсез милек объектына карата аның кадастр бәясе билгеләнгән көнгә билгеләнгән базар бәясен билгеләү нигезендә дәгъва ителергә мөмкин, - дип билгеләп үтте Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International