Россиядә Ватан геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы - Россия империясенең иң югары хәрби бүләге - Изге Георгий Орденына багышланган. Әлеге датага багышлап Олы Кибәче авылы китапханәсендә «Гордость Отчизны» искә алу сәгате үткәрелде. Ватан Геройлары көне уңаеннан безнең районның каһарман шәхесләре турында сөйләдек, укучыларны әлеге көннең тарихы белән таныштырдык, үткәннәрнең данлыклы гаскәр башлыклары - Александр Суворов, Фёдор Ушаков, Михаил Кутузов турында да сүз барды. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм бер минутлык тынлык белән сугышта катнашучыларны искә алдык. Чара барышында сугыш елларындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады.