Кече Шыңар мәдәният йортында «Мирас» фольклор коллективының юбилей кичәсе

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Мирас» фольклор коллективының «Киләчәккә мирас булып калсын, гасырлардан килгән ядкәрләр!» дип исемләнгән  юбилей кичәсе үткәрелде.  Безнең илебез бәйрәмнәргә, йолаларга, гореф-гадәтләргә бай, алар безгә буыннан-буынга тапшырыла. Чарада катнашучылар - күрше авыллардан килгән  фольклор коллективлары, халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар, күп төрле милләтләрнең  иң кечкенә өлеше генә. Фойеда “Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы”на багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Кунакларны икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, биюләр, «Назалы»; «Капкалы» уеннары оештырдылар. Теләче районының Олы Кибәхуҗа, Ачы,  Саба районының Сабай, Оет, Шекше, Кырбаш авылларыннан  килгән коллективлар “ Дуслык капкасы” аша үттеләр һәм бәйрәм түгәрәгенә җыелдылар, бергәләп җырлап, түгәрәк әйләнделәр, бу чын мәгънәсендә күңелле, бәйрәм  атмосферасы тудырды.  «Фольклорда — халык җаны» презентациясе ярдәмендә  «Мирас» коллективы тарихына экскурсия ясадылар, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын искә төшерделәр. Һәр коллективның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International