Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларының балаларны тәрбияләүдәге роле

2023 елның 24 ноябре, җомга

22 ноябрь көнне, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларының, мирасыбыз, байлыгыбыз буларак, балаларны тәрбияләүдәге роле” темасы буенча семинар үтте. Семинарда район балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы һәрвакыт татар халкының йолаларына тугры булды, чөнки алар безгә бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Мирас ул – буыннан-буынга күчә торган байлык.  Шушы байлыкны саклауда балалар бакчасына авыл халкы, әти-әниләр, мәктәп коллективы зур ярдәм күрсәтә. Балаларның милли гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсүе, киләчәктә үз милләтләрен саклап калуга зур этәргеч була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International