Татарстанда авыл ипотекасы буенча 10 млрд сумнан артык акча бирелгән

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Программа ярдәмендә якынча 4000 гаилә авыл җирлегендә күчемсез милек сатып, аны Татарстан Росреестрында терки алды.

Республикада өч елдан артык авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә бирелгән кредитлар суммасы 10 млрд сумнан артыкка җиткән. Уртача ипотека чегы 2,5 млн сум тәшкил итә.

Татарстанлылар еш кына авыл территорияләрендә әзер йортлар сатып алуга акча юнәлткәннәр. Авыл ипотекасы буенча шулай ук аккредитацияләнгән подряд оешмасын җәлеп итеп, үз җир участогында йорт төзергә яки җир участогы сатып алырга һәм аннан соң анда торак йорт төзергә мөмкин. Быелдан акчаларны яңа төзелештә яки билгеле бер торак пунктларда (бигрәк тә кечкенә район үзәкләрендә) урнашкан 5 катлы йортта төзелеш этабында фатир сатып алуга да юнәлтергә мөмкин. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Татарстанда фатирларны Буа һәм Арча шәһәрләрендә сатып алырга мөмкин.

"Татарстанда авыл ипотекасы бик популяр. Гамәлгә ашыруның башыннан ук ул Татарстан күчемсез милек ипотека базары өчен нәтиҗәле механизм һәм өстәмә стимул булды. Иң күп объектлар алу-сату килешүләре буенча сатып алына. Шулай ук, һичшиксез, ул авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

"Авыл ипотекасы – Россельхозбанкта ипотека кредитлау базарында иң кирәкле программаларның берсе, ә Татарстан традицион рәвештә әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча алдынгы өч төбәк арасына керә. Быел авыл ипотекасына ихтыяҗ арткан, чөнки ипотеканың максималь суммасы ике тапкыр арттырылган: бер заемчыга 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр. Әгәр ипотеканы ирле-хатынлы пар рәсмиләштерә икән, бу очракта кредитның гомуми суммасы 12 миллион сумга җитәргә мөмкин. Бу кешеләрнең сатып алу яки төзү өчен йорт сайлау мөмкинлекләрен шактый киңәйтә», – дип сөйләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

БЕЛЕШМӘ

Авыл ипотекасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасы составында гамәлгә ашырыла. Авыл ипотекасын алу шартлары булып потенциаль заемчының 21 яшькә җитүе, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәлү тора. Кредитның минималь күләме 100 мең сум, беренчел взнос 20% булганда, ул 25 елга бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International