«Россия халыкларының милли мәдәнияте» журналы

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

 Россия халыклары мәдәнияте дөньяда иң күптөрлеләрнең берсе. Безнең ил территориясендә 190 нан артык халык яши, аларның һәрберсе аерым-аерым үз кабатланмас мәдәниятенә ия. Һәм саннар күбрәк булган саен, бу халыкның бөтен ил мәдәниятенә керткән өлеше дә сизелерлек була. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Россия халыкларының милли мәдәнияте» дигән телдән журнал үткәрделәр.  Чара Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятләре белән танышу, үз Ватаннары өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара башында халык һөнәрләре, көнкүреш һәм традицияләр белән таныштык, төрле халыкларның җырларын тыңладык, табышмакларны чиштек, милли костюм элементларын карадык. Балалар халыкның йола бәйрәмнәре турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Әңгәмә барышында алар халыкның йола бәйрәмнәренең мәҗбүри элементы милли уеннар булуын белделәр. Һәр халыкның үз телендә сөйләшүе, үз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли костюмнары, уенчыклары, үз милли ризыклары булуы турында сөйләделәр. Бу очрашу нәтиҗәсендә балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр һәм Россиядә бер Халыкны һәм бер милләтне тәшкил итүче милләтләр күп дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International