"Телефон терроризмы" буенча әңгәмә

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре яшьләр белән "Телефон терроризмы" дигән әңгәмә үткәрделәр. Әлеге әңгәмә яшьләрдә толерантлык, шәфкатьлелек, гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыру, патриотизм тәрбияләү, Ватанга хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Тыңлаучылар өчен видеороликлар күрсәтү хикәясе әзерләнде. Аннары "Нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел" уенын уйнадылар. Әңгәмәдә катнашучылар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына терроризмның үсеп килүче социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Ахырда буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International