«Кыш Бабайның туган көне»

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Тиздән безгә барлык балалар һәм өлкәннәрнең иң көтелгән бәйрәме-Яңа Ел киләчәк! Без барыбыз да бу бәйрәмнән күңелле иртәләр, бүләкләр, күңел ачулар һәм, әлбәттә, могҗизалар көтәбез! Ләкин, күпләр белми, безнең күптән көтелгән бәйрәм алдыннан үзенең туган көнен Яңа ел төненең баш сихерчесе – Кыш Бабай билгеләп үтә! Кыш бабайга ничә яшь икәнен төгәл беркем дә белми, әмма Россиядә аның туган көнен 18 ноябрьдә бәйрәм итәләр. Бу көн алдыннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кыш Бабайның туган көне» чарасын үткәрделәр. Чарага бабай үзе килде. Балалар Кыш Бабайның туган көнен бәйрәм итү традициясе белән таныштылар. Аның кайда яшәвен, кем аңа хуҗалыкта ярдәм итә, кем аңа кием тегеп, ризык әзерли икәнен белергә теләделәр. Аннары балалар Кыш Бабайга бүләкләр ясау белән шөгыльләнделәр, туган көн бәйрәме өчен котлау шигырьләре укыдылар, открыткалар һәм рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International