«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесе «Мне не фиолетово» акциясендә катнашты

2023 елның 17 ноябре, җомга
«Мне не фиолетово» акциясе Рәсәйдә 17 ноябрь көнне Бөтендөнья вакытыннан алда туган балалар көне кысаларында үтә. Ул 2009 елда Европада яңа туган пациентлар турында кайгырту фонды инициативасы белән вакытыннан алда туган балаларның ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итү максатыннан оештырылган. Шәмәхә төс – Европаның яңа туган пациентларны кайгырту фондының (EFCNI) һәм “Право на чудо” фондының рәсми төсе. Ул өмет, шәфкатьлелек һәм ачыклык символы булып тора. «Мне не фиолетово» акциясе безгә җәмгыятьнең игътибарын вакытыннан алда туу проблемасына җәлеп итәргә һәм гаиләләргә аларның ялгыз булмавын күрсәтергә ярдәм итә. «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр #мненефиолетово акциясенә кушылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International