Яр буендагы бозлар - куркыныч зона. Ел саен йөзләгән кеше сулыкларда, бигрәк тә юка көзге һәм язгы бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында үлә.
Берничә көннән Саба районында салкын һәм кар көтелә. Сулыклар туңган. Димәк, куркыныч вакыт башлана, балыкчылар һәм балалар бозга чыга башлый.
Шуңа бәйле рәвештә, без бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерергә телибез.
Юка бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
• Беренче бозга ялгыз чыкмагыз. Ике яки өч кеше белән чыгып, бер-берсеннән 3-5 метр ераклыкта хәрәкәт итәргә киңәш ителә;
• Бозның куркынычсыз калынлыгы ким дигәндә 5-7 см, боз чиста һәм ачык булырга тиеш;
• Бозга төшкәндә үзегез белән җиңел әйберләр генә алыгыз;
• Бозга туңган предметларга якын килмәгез, чөнки су баскан агачлар, үсемлекләр һәм юыла торган ярлар янында боз юкарак була;
• Кышкы балык тотарга барганда, үзегез белән 25 метр озынлыктагы ныклы бау алып барыгыз, аны җиңел генә барып җитәрлек урында тотарга кирәк. Моннан тыш, кием комплектын алу яхшы.
Әгәр дә сез суга төшсәгез, нәрсә эшләргә?
• Курыкмагыз, мөмкин кадәр тирәнрәк һәм әкренрәк сулагыз;
• Велосипед педальләрен әйләндергән кебек гел аяк белән хәрәкәт итегез;
• Шунда ук бозга чыгарга һәм торырга тырышмагыз, чөнки чокыр тирәсендәге боз бик юка һәм сезнең авырлыгыгызны күтәрә алмый;
• Иң якын ярга таба алга барыгыз, юлда боз кырыен кулларыгыз белән ватып, боз сезнең сугуларыгыз астында ватылудан туктагач, кулларыгызны бозга куегыз, аларны мөмкин кадәр алгарак сузып, һәм бөтен көчегезне куеп, аякларыгыз белән этегез, гәүдәгезгә горизонталь позиция бирергә тырышыгыз;
• Бозга чыккач, аның өстендә үрмәләгез һәм аякка басарга тырышмыйча алга барыгыз;
• Боз катырак булган яр буенда, янга борылыгыз һәм ярга таба тәгәрәгез;
• Ярга җиткәч, туңмас өчен, шунда ук иң якын җылы бүлмәгә йөгерегез.
Боз астына төшкән кешегә ничек булышырга.
• Чокыр кырыена якын килмәгез;
• Корсагыгызга ятыгыз һәм зыян күрүчегә таяк яки кием сузыгыз ( ул аны тотып алсын өчен);
• Зыян күрүчене чокырдан чыгарып, аны җылы, куркынычсыз урынга алып барыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакырыгыз;
• Беренче ярдәм күрсәтегез, зыян күрүчедән дымлы киемнәрне алыгыз, юрганга төрегез, кайнар эчемлекләр эчерегез.
Игътибар! Зыян күрүчене чыгарганнан соң, аны кайнар ваннага кертергә ярамый! Температураның кискен үзгәрешенә организм (бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы) түзә алмый!