16 ноябрьдә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай итеп, кайнар линиягә шалтыратып, белергә була:

- Төзелә торган йортта фатир сатып алганда нәрсә белергә кирәк?

- Төзүчене сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

- Өлешле катнашу килешүе төшенчәсе нәрсәне үз эченә ала һәм аны теркәү өчен нинди документлар кирәк?

- Өлешләп катнашу шартнамәсен теркәгәннән соң милек хокукын кайчан теркәргә мөмкин? һ. б.

Казанда шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «Кайнар линияләр» бүлегендә бастырылган.

Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

Шалтыратыгыз, #РосреестрНаСвязи

#Росреестру15лет #МыТамГдеЛюди #15летВместе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International