8 ноябрьдә Явлаштау авылы мәдәният йортында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2023 елның 1 ноябренә терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм РДВБ башлыгы катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Район хуҗалыкларының 1 ноябрьгә хуҗалык оешмалары тарафыннан 91 311тонна сөт җитештерелгән (2022 елга карата үсеш 5%). Савым һәм продуктивлылык буенча алдынгылар булып Мөхәммәтшин З.З. КФХ, «ПМК» ҖЧҖ, «Туган як» ҖЧҖ, «СХП Шытсу» ҖЧҖ, «Курсабаш» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ тора. 4 236тн сыер ите җитештерелгән, бу 2022 елга карата 103 % һәм дуңгыз ите. Эре мөгезле терлекләр саны 33 538баш, 44 471 дуңгыз, 6 624сарык һәм кәҗә, 2 688 баш ат тәшкил итә. Ел башыннан район буенча 11562 баш һәм 82 442 дуңгыз баласы алынган.
Алга таба “Саба” ҖЧҖенең Явлаштау бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Фазылов җитештерү анализы белән чыгыш ясады һәм хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде.