31нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатында" "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткәрелде. Әлеге уенда Саба районы мәктәпләренең педагогик хезмәткәрләре катнашты. Чара легендар интеллектуаль телевизион уен кагыйдәләре буенча узды. Уенда катнашучыларга күп кенә предмет өлкәләренә кагылышлы кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Физика, тарих, әдәбият, математика, география фәннәренә кагылышлы сораулар аеруча кызыклы тоелды.
Уенның барлык катнашучылары бердәм булып, сорауларны игътибар белән тыңладылар; биремнәрне хәл итүгә логик якын килергә тырышып, бер-берсенә ярдәм итешеп, командадагы һәркемнең фикерен искә алып уйнадылар.
Интеллектуаль көрәш педагогларга бик күп уңай эмоцияләр бирде. Уенда катнашучылар югары белем дәрәҗәсен, стандарт булмаган мәсьәләләрне хәл итү осталыгын күрсәтә алдылар, үз күзаллауларын киңәйттеләр һәм вакытларын күңелле үткәрделәр!