Бүген, 27 октябрь көнне “Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары районыбызның төрле оешмаларында экскурсияләрдә булдылар

2023 елның 27 октябре, җомга

Бүген, 27 октябрь көнне “Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары районыбызның төрле оешмаларында экскурсияләрдә булдылар. Әлеге экскурсияләр барышында укучылар үзләрен төрле профессияләрдә сынап карадылар. Кызларны журналистика, почтальон, кулинар, эпидемиолог, артист һөнәрләре кызыксындырса, егетләр  банкир, автомеханик, төзүче, коткаручы, полиция, ветеринар һөнәрләрен үз итте.

Әлбәттә, “Saba Balahoner «һөнәрләр шәһәре" муниципаль программасын тормышка ашыру балаларның талантларын ачуга, фантазиягә һәм иҗатка этәргеч бирергә ярдәм итә. Чөнки бала балачакта күбрәк төрле күнекмәләр алган саен, ул олырак яшьтә үз мөмкинлекләрен яхшырак беләчәк һәм бәяләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International