Көзге урман

2023 елның 27 октябре, җомга

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен экскурсия оештырды. Көз көне урман бигрәк тә матур – алсу, алтын, кызгылт төсләргә буялган. Балалар табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмады, ә табигатьне күзәттеләр: агачларны карадылар, кырмыскалар оясы янында тукталдылар, кошларны, аларның төрле тавышларын тыңладылар. Балалар үзләренең иҗаты өчен яфраклар, күркәләр, матур көзге чәчәк бәйләмнәре җыйдылар. Шулай ук балалар белән урмандагы куркынычсызлык кагыйдәләре һәм табигатьне рәнҗетү – чүп-чар калдыру, урманны таптау, куакларны һәм ботакларны сындырырга ярамау турында сөйләшергә дә онытмадылар. Экскурсиядән балалар барысы да канәгать калдылар, күп кенә тәэсирләр алдылар, яхшы кәеф белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International