Сабабаш авылында әтиләр көне

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Россиядә әтиләр көне — иң яшь бәйрәм, әмма елдан-ел популярлаша бара. Бу очраклы түгел, чөнки әти, әни кебек үк, һәр кешенең тормышында иң мөһим кеше.

11 октябрьдә Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Сабабаш төп мәктәбе белән берлектә "Әти-гаилә терәге"дип аталган музыкаль-уен программасын үткәрде, анда балалар әтиләре белән катнашты. Чара барышында балалар әтиләре белән берлектә викторина сорауларына җавап бирделәр, әтиләре турында табышмакларны чиштеләр, барлык конкурсларда актив катнаштылар.Конкурслар балалар һәм авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International